Әлеге махсус режим вакыт аралыгында янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан, янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешен карау буенча махсус рейдлар үткәрелә.
Янгынга каршы махсус режим вакытында учак ягу катгый тыела. Йорт яны участокларында, чүп контейнерларында, ачык территориядә чүп-чарны, былтыргы коры үләнне ягучыларны зур җаваплылыкка тарту каралган. Билгеләнмәгән урыннарда тәмәке тарту, төпчекләрен сүндермичә ташлау тыела. Балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларга учак яндырырга юл куймагыз. Әгәр сез яна башлаган коры үлән, чүп өеменә юлыксагыз, тиз арада аны сүндерегез, үз көчегез белән булдыра алмасагыз, тиз арада янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз. Йорт яны участокларындагы чүп яндыру юлы белән түгел, ә билгеләнгән чүплекләргә түгү юлы белән юк ителергә тиеш.
Урман янәшәсендә урнашкан авылларга аерым зур игътибар бирергә кирәк. Авыл җирлекләре башлыкларыннан, балалар ялларын оештыручылардан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә аеруча зур игътибар сорала.
БЕЛЕШМӘ:
2021 елда коры үлән яну аркасында 1442 янгын чыгу очрагы теркәлгән.
2020 елда - 573 очрак.