Ирекле йөргән эт хуҗасына күпме штраф каралган?

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Соңгы арада район үзәгендә дә, авылларда да бәйсез йөргән этләргә кагылышлы сорау һәм мөрәҗәгатьләр керә. Актанышта һәм авыл җирлекләрендә график нигезендә хуҗасыз этләрне аулау бара.
Әлбәттә, аларның күбесенең хуҗасы бар. Ирекле яшәргә йөрәнгән этне бәйдә тоту бик авырдыр, әмма бу гамәлләр өчен җаваплылыкны да онытмаска кирәк. Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 3.7 ст. буенча, этләрне урамда йөртү тәртибен бозу, урамнарда, паркларда, скверларда, барлык төр җәмәгать транспортында һәм башка җәмәгать урыннарында бәйсез йөртү, шулай ук җәмәгать урыннарында караучысыз калдырган өчен - 300 сумнан 1 000 сумга кадәр административ штраф каралганын искәртеп үтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International