Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район мәдәният сараенда узган тантанада 100 дән артык, төрле өлкәләрдә хезмәт куючы нәфис затларыбыз катнашты.
Чара барышында дәүләт һәм район башлыгының бүләкләре тапшырылды. "Әнәк" агрофирмасының баш хисапчысы Фәтхиева Гөлфия Рәхимҗан кызы “Татарстан Республикасы ”Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде. Актаныш үзәк хастаханәсенең Яңа Әлем фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Әхмәтгалиева Рәдинә Әнәс кызы ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән, 2Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат"ның башлангыч сыйныф укытучысы Мусина Ания Хасип кызы, "Нур" ҖЧҖ җәмгыятьнең баш икътисадчысы Шәрипова Наилә Нәвис кызы, Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Муллаярова Сәрия Нургали кызы ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәте белән бүләкләнделәр. "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле" сәнгать җитәкчесе Фәтхуллина Лилия Равил кызы ТР мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты, Шәйгәрданова Розалия Нургалим кызы ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының Рәхмәт хаты, "Нур" ҖЧҖ сыер савучысы Габдрәхимова Фаягөл Фаил кызы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы, "Алга" ҖЧҖ учетчигы Хөсәенова Флүсә Рафаел кызы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең укытучысы Тохватуллина Айгөл Хәләф кызы, "Чишмә" ҖЧҖ сыер савучысы Хаҗиева Рәйлә Наил кызы, район үзәк хастаханәсе шәфкать туташы Ибатуллина Гөлнара Милс кызы Актаныш муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән, "7 нче балалар бакчасы" мөдире Харисова Алфира Максут кызы, Актаныш муниципаль районы Советы белгече Булатова Алия Фәвәсим кызы район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Ихластан котлыйбыз!