Энгель Фәттахов: Егет-кызларыбыз, кемнәр генә булсалар да, кайда гына укысалар да, иң беренче чиратта һөнәрле булырга тиешләр

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Бүген Актаныш технология техникумында 8-9 сыйныф укучылары үзләренең һөнәри осталыкларын сыный. Район башлыгы Энгель Фәттаховның хәер-фатихасы белән узган ел тәүге тапкыр гамәлгә ашырылган проект уңышлы булды һәм үз эшчәнлеген дәвам итә. Бүген укучылар авыл хуҗалыгы машиналары, эретеп ябыштыру, поварлык эше һәм ташчы компетенцияләре буенча ярышалар. Бәйге барышы белән район башлыгы Энгель Фәттахов та танышты.

“Бу бик кирәкле проект. Егет-кызларыбыз, кемнәр генә булсалар да, кайда гына укысалар да, иң беренче чиратта һөнәрле булырга тиешләр. Тормыш өчен без аларга кирәкле һөнәр биреп чыгарабыз. Кем белгән, бәлки арада шушы һөнәрне үз итүчеләр дә булыр. Әлеге һөнәрләргә районда ихтияҗь зур. Катнашучыларга уңышлар телим” –дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International