Бүген Минзәлә шәһәрендә Бөтенроссия ГТО фестиваленең 2 нче этабы узды. Фестивальдә Актаныш, Минзәлә, Тукай, Мөслим районнары командалары катнашты.
Актаныш районы җыелма командасы составында: Сарваров Наил, Хөсәенов Айгиз, Ибраһимов Искәндәр, Гарипов Булат, Рәшитов Илгиз, Хаҗиев Равил, Мөхәммәтов Ирек, Габдуллин Нарис уңышлы чыгыш ясап 1 нче урынны яуладылар. Ихластан котлыйбыз! Афәрин!