Бүген Актанышта “Ел укытучысы-2022” бәйгесенең зона этабы уза

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Бүген Актанышта “Ел укытучысы-2022” бәйгесенең зона этабы уза. Төрле районнардан килгән мөгаллимнәр үз осталыкларын күрсәтеп, тәҗрибә уртаклашалар.
Тантаналы рәвештә ачылып киткән бәйгедә мөгаллимнәрне район башлыгы Энгель Нәвап улы сәламләде:
"Укытучы өчен иң әһәмиятле бәйгеләрнең берсе ул. Анда катнашу, үзе бер зур дәрәҗә һәм тәҗрибә. Әлеге һөнәрне сайлавыгыз өчен рәхмәт. Катнашучыларга уңышлар телим" дип искәртте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International