Татарстан Республикасы Президенты Указы белән «АКТАНЫШ-АГРОПРОМСНАБ» ҖЧҖ директоры Шәехов Шәйхенур Тимербай улы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.
«Актаныш» агрофирмасы «ҖЧҖенең баш агрономы Сәлахов Мирас Мәүләү улына "Татарстан Республикасының атказанган агрономы " дигән мактаулы исем бирелде.
«Наратлы» ҖЧҖнең ясалма орлыкландыру технологы Исламова Альбина Әхияр кызына «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исем бирелде.
«Әнәк «агрофирмасы» хисапчысы Хәмзина Гөлсинә Гаян кызына «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.