Район башлыгы Энгель Фәттахов райондашларны Халыкара Туган тел көне белән котлады

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

21 февраль - Халыкара Туган тел көне! Район башлыгы Энгель Фәттахов райондашларны бәйрәм белән котлады:
"Хөрмәтле милләттәшләр, райондашлар! Сезне 21 февраль – Халыкара Туган тел көне белән ихластан тәбрик итәм.
Һәр милләт күп гасырлар дәвамында буыннан-буынга тапшырылып килгән, бәяләп бетергесез хәзинә булып саналган милли гөреф-гадәтләргә, йолаларга, Туган телгә бәйле асылын һәм тарихын саклау хокукына ия. Актаныш – үзенә генә хас бер мөхиткә ия булган, милли йөзен югалтмаган, милли мәгарифне саклап яшәүче, бай һәм матур саф татар районнарының берсе. Максатыбыз да Туган телебезне мәдәният, мәгариф, милли традицияләр аша киләчәк буыннарга җиткерү, төрле телләрнең үзара ярашып яшәвенә ирешү. Башка районнардан аермалы буларак, татар мөхитендә үсүче балаларга татар телен тирәнтен өйрәтү – безнең тарихи бурычыбыз. Милләтне аның теле, дине һәм мәдәнияте саклый. Һәр бала ана телен яхшы белсә генә, башка телләрне дә тиз һәм җиңел үзләштерә ала.
Мәктәпне тәмамлаганда укучыларыбыз, татар һәм рус телен камил белгән, инглиз телендә аралаша алырлык дәрәҗәдә һәм цифрлашып барган дөньяда үз урынын табарлык, киң кырлы шәхес булырга тиеш дигән максат куеп эшлибез.
Сабыйлар да, өлкәннәр дә һәрвакыт туган телебезне яратып, аның яңгырашын, тәмен тоеп яшәсеннәр иде. Бүгенге глобальләшү чорында без күп милләтле ватаныбызда телебезнең чисталыгын һәм матурлыгын саклауга аеруча игътибарлы булырга тиешбез. Һәр кеше өчен үз Туган телен белү намус эше булырга тиеш, дип саныйм.
Хөрмәтле милләттәшләр! Туган телебезне – татар телен хөрмәт итик, яратыйк, башка телләрне дә камил өйрәнеп, алган белемнәребезне халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге өчен хәзинә булак дөрес кулланыйк. Бәйрәм белән сезне!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International