Бүген Актанышта иң көчле, иң җитез җитәкчеләр билгеләнде.
Оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре Бүләк чаңгы юлында, "Лачын" бозында шорт тректа, "Батыр" спорт сараенда теннис, бадминтон, гер күтәрү, "Дулкын" бассейнында йөзүдә көч сынады.
"Сәламәт яшәү рәвешен һәм спортны пропагандалау уңаеннан бүген районда традицион җитәкчеләр спартакиадасын үткәрдек. Җитәкче кеше иң беренче үзе үрнәк күрсәтергә тиеш. Бик теләп катнаштылар. Әлеге ярышлар дәвамлы булсын иде. Һәрбер кеше үзенең сәламәтлеген кайгыртырга тиеш" дип искәртте район башлыгы Энгель Фәттахов.