Республикада авыл районнары арасында беренчеләрдән булып Актанышта узган хакатонның җиңүчеләре билгеле.
Иң яхшы белем бирү проекты номинациясендә, "Татарча видео" проекты белән Туган телне саклауга һәм мәгарифкә заманча караш өчен Яңа Әлем урта мәктәбе, Спорт өлкәсендә иң яхшы проект номинациясендә “One click” проекты белән гуманитар гимназия-интернат командасы һәм мәдәният өлкәсендә иң яхшы проект номинациясендә “Nature cinema inap” проекты белән Пучы урта мәктәбе укучылары җиңү яулады һәм акчалата бүләкләнделәр.
Шулай ук, төп номинацияләргә эләкмәгән, әмма экспертлар тарафыннан билгеләнгән проектлар да булды. “Актаныш тарихы” проекты, техникумның “Хәләл табын” проекты, Такталачык һәм Тат.Ямалы мәктәпләренең Flyper дрон-ярдәмче, “Робот ластик”, 2 санлы урта мәктәпнең “Time event” кызыклы укыту процессына нигезләнгән проектлар да махсус бүләкләргә лаек булдылар. Егет-кызларны ихластан котлыйбыз!