Актанышта "Tatar Hack" хакатоны - цифрлы карарлар эшләү буенча бәйге уза

2022 елның 18 феврале, җомга

Юк, куркырга кирәкми. Безнең колак өчен чит телдәге сүзләр куркыныч яңгыраса да, бүген яшьләребез үтә дә файдалы бәйгегә җыйналды. Казан шәһәренең IT-Park җитәкчесенең инновацияләр буенча урынбасары Мансур Низамов һәм аның командасы җитәкчелегендә алар “Tatar Hack” хакатонында - цифрлы карарлар эшләү буенча бәйгедә катнаша. Яшьләр көн дәвамында мәгариф, спорт, мәдәният өлкәсендә эшчәнлекне һәм яшәешне камилләштергән проектлар өстендә эшлиячәк.
Бәйгегә район башлыгы Энгель Фәттахов старт бирде: “Яшьләребез өчен зур мөмкинлекләр ачкан, заманча җиһазланган яшьләр үзәгендә үткәрелгән тәүге чараларның берсе бу. IT-Park хезмәткәрләренә рәхмәт. Гомумән, IT-Park белән хезмәттәшлек турында килешү төзеп, киләчәктә биредә аның филиалын булдыру турында планлаштырабыз. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бүгенге проектка җитди карарсыз дип ышанам. Сез тәкъдим иткән иң отышлы цифрлы проектлар район һәм республика күләмендә гамәлгә ашырылачак һәм һәр җиңүче команда акчалата бүләкләячәкбез” дип искәртте ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International