16 февраль көнне Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының югары тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирас мәктәбе белән берлектә «Тархан 2021» тарихи-мәдәни бәйгесе уздырылды.
Бәйгедә Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан 10-11 сыйныф укучылары һәм урта белем бирү учреждениеләре студентлары, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән абитуриентлар катнашты.
Төп приз: бәйгенең җиңүчесе һәм призерлары Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының «Тарих» юнәлеше буенча «Төрки халыклар тарихы» юнәлеше буенча түләүсез уку хокукына ия булачак диелде.
"Тархан" тарихи-мәдәни бәйгесе ике турда узды.
I тур, читтән торып - бирелгән темаларга тест үтү һәм эссе язу.
II тур, көндезге-телевизион 4 этаптан тора: 1/8, 1/4, 1/2 финал һәм финал.
“Тархан” бәйгесе жюри нәтиҗәләре буенча 3 призер билгеләнә.
Бу бәйгедә безнең район укучылары да катнашты: Нурлыев Динислам, Мансурова Зилия, Фәйзуллина Миләушә - сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты укучылары, Рахматуллин Фарил, Шәрипянова Лилия - Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, Амирханов Илнур - Актаныш 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы. Укытучылары: Гильметдинов Марат Илсур улы, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, Сафиуллин Руслан Наил улы, Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, Амирханов Инсаф Әфтах улы. Актаныш 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.