Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә "Чишмә"агрофирмасында киңәшмә узды

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә хуҗалыклар арасында барган чираттагы киңәшмә бүген “Чишмә” агрофирмасында узды. Хуҗалык рәисләре агрофирманың еллык эшчәнлеге белән танышып тәҗрибә уртаклашты.

“Ел авыр килсә дә, безнең өчен начар булмады. Акча керемен 3%ка арттырып 90 млн сумга җиткерә алдык. Сөт һәм ит җитештерүдә дә күрсәткечләр яхшы. Узган ел растворный узел куллануга тапшырылды, ягулык-майлау станциясенә яңалыклар кертелде. Техникалар ремонтын Яңа елга кадәр бетергән идек инде. 2021 елда 40 млн сумлык техника алынды. Быелга чыккач та техника яңарту өстендә эш бара, тиздән 2 чәчкеч кайтып җитәчәк” дип искәртте агрофирма җитәкчесе Ирек Галимов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International