Актаныш районында җирләү мәсьәләләре буенча күптән түгел кабул ителгән нигезләмәләргә һәм карарларга багышланган чираттагы брифинг узды

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

Бүген хакимияттә, Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илшат Габдулхаев, районыбызның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, Актаныш районы “Рус милли-мәдәни берләшмәсе” бүлекчәсе җитәкчесе Юлия Әмирҗанова һәм “Актаныш-информ” корреспондентлары катнашында районында зиратлар һәм күмү эше буенча, күптән түгел кабул ителгән яңа Нигезләмәләр һәм Карарларга бәйле чираттагы брифинг узды.

Агымдагы елның 15 гыйнварында Актаныш районында Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты карары белән ритуаль хезмәтләрне оештыру турында яңа Нигезләмә расланган иде. Шулай ук «Актаныш муниципаль районында җирләү буенча хезмәтләрнең гарантияләнгән исемлеге нигезендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең бәясен раслау турында»гы карар кабул ителде һәм мәгълүматлар “Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы"нда дөнья күрде. “Зират, күмү мәсьәләләре тулысынча дәүләт органнарына йөкләнә. Безнең очракта җирле үзидарә органнарының башкарма комитетына була инде. Зират урыны җирлектә гражданнар җыены белән килешенеп эшләнелә. Урнаштырганда санитар саклау зоналары, гидрология, экология таләпләренә туры китереп сайланырга тиеш. Тиешле категория куелып регистрация үтәргә тиеш. Россия территориясендә җирләү эшләре мәетнең соңгы теләгенә (волеизъявление) нигезләнеп гарантияләнә. Җир участогы бушка бирелергә тиеш. Шуңа күрә, читтән кайтты дип зиратка кертмәү законсыз гамәл дип санала” – дип ассызыклады Илшат Илфат улы. Шулай ук, ул, район җирлегендә ритуаль хезмәт күрсәтү тәртибен, зиратларның торышын һәм башка аңа бәйле мәсьәләләрне хәл итү ниятеннән булдырылган “юл картасы” нигезендә башкарылган эшләргә һәм якын арада чишелеш көткән мәсьәләләргә тукталды. Актанышта ике зират та җәмәгать статусына ия булуын искәртте ул. Шулай ук, православ динендә булган райондашларыбызны җирләр өчен яңа зират булдыру кирәклеген ассызыклады. Моның буенча эш бара. Язга чыккач тәгаен гына урыны билгеләнәчәк. “Шунысы куанычлы, бу хәл беркемне дә битараф калдырмады. Һәркем үз фикерен әйтә һәм ишеттерә ала. Әгәр башта зиратта часовня төзү турында фикерләр булса, хәзер без район халкы арасында сораштыру үткәрергә булдык. Кирәкме ул? Без барыбыз да мобиль кешеләр. Чиркәүгә барырга кирәк булганда, без Минзәләгә яки Яр Чаллыга барабыз. Монда бернинди проблемалар да юк. Милләт һәм дингә карамастан, дус булырга кирәк. Җирне бүлешергә кирәкми. Балаларыбыздан өйрәнергә кирәк. Алар дус яши белә, алар дөньяны ничек бар шулай кабул итә” – дип фикерләре белән уртаклашты Юлия Әмирҗанова. Район мәдәният сарае базасында эшләп килгән “Ак аккошлар” милли ансамбль хакында да сөйләп китте ул. Тиздән ансамбль район данын яклап рус милли-мәдәни чараларда чыгышлар ясаячак. Район мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин райондашларыбызны сабыр булырга өндәде. “Динебез дә милләткә аерып карарга кушмый. Үлгәннәрнең каберен мәсхәрә кылу исә үзе бер зур гөнаһ. Сабыр булсак иде” дип ассызыклады хәзрәт.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International