Әлфия Когогина: Татарстанда аз керемле гражданнарга ярдәм итү һәм йортларны тулысынча бушлай газлаштыру турында Карар кабул ителде

2022 елның 6 феврале, якшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов газ кертү һәм газ җиһазлары сатып алу чыгымнарын кайтару өчен 195 млн. сум күләмендә акча бүлеп бирү килешенде. Хәзерге вакытта субсидияләр бирү механизмын билгеләячәк ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын әзерләү бара.
«Безнең республикада социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыруның югары сыйфатлы булуын тагын бер кат ассызыклап үтәсем килә. Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган социаль газлаштыру программасы буенча, газүткәргеч бушлай участок чигенә җиткереләчәк. Ә хәзер безнең республикада аз керемле гражданнарга ярдәм итү һәм йортларны тулысынча бушлай газлаштыру турында Карар кабул ителде», – дип шәрехләде РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина.
Субсидияләр ала алалар:
– Бөек Ватан сугышы ветераннары, күп балалы гаиләләр, беренче һәм икенче төркем инвалидлары, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр һәм җан башына уртача керем 10 мең сумнан кимрәк булган гаиләләр-80 мең сумга кадәр;;
- җан башына уртача керем 10-19 мең сум булган гаиләләр-60 мең сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International