Соңгы көннәрдә кар мулдан яуды. Хәер, бу кышта гомумән күп булды ул. Техникалар көн-төн эшләп торса да җитешә алмыйлар. Шуңа да, район халкыннан бераз сабырлык сорыйбыз.
“Кеше иртән эшкә барганда бата-чума барырга тиеш түгел. Күпфатирлы йортларның ишегалларында йөрмәле түгел. Иртәнге 6га барлык кар чистарту эшләре беткән булырга тиеш. Кайчан чыгасыз – ансы сезнең ихтиярда,” дип искәртте район Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов.
Бүген ул, Актаныш авылында урам һәм йорт араларын кардан арындыру өчен җавап биргән оешмалар белән киңәшмә үткәрде. Ялларга бөтен урамнарны, ишегалларын кардан чистартып бетерү бурычын куйды ул.
Хөрмәтле райондашлар! Урамнарда кар чистартып узган техника артыннан үзегезнең карны юлга чыгарып өймәсәгез иде. Дөрес, капка төпләренә соңгы арада күп кар өелә. Әмма башка чара юк. Аңлашып, ярдәмләшеп эшләсәк иде.