Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
2022 елның 5 февраленә каршы төндә Татарстан Республикасы территориясендә көчле кар көтелә, юлның күренүчәнлеге 500 метр яки аннан да азрак, юлларда бозлавык, кар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Көчле кар яуганда
Өйләрдәге тәрәзәләрне нык ябарга, алардан ерак торырга, шулай ук агачлар янында калмаска һәм алар янына машиналар куярга кирәк түгел. Мөмкин булса, өйдә калыгыз.
Әгәр дә сезгә тышка чыгарга кирәк булса, кар һәм боз шартларында, егылмас өчен һәм җәрәхәтләнмәс өчен йөргәндә аеруча сак булыгыз!
Машина йөртүчеләргә:
Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә узып китүләрдән баш тартырга кирәк;
Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;
Кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк;
Җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм спускларда куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итергә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.