2022 елда Татарстанда фермерлар һәм кооперативларга ярдәм йөзеннән 372,2 миллион сум акча юнәлдереләчәк

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

 

2022 елда Татарстанда «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» төбәк проекты буенча фермерлар һәм кооперативларга ярдәм йөзеннән 372,2 миллион сум акча юнәлдереләчәк.
Шуның 301,4 миллионы федераль бюджеттан бүленгән, дип белдерде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә.
 Ведомство «Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм күрсәтү», «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектларында катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International