Энгель Фәттахов: "Ел авыр килсә дә, терлекчелек тармагында да, игенчелектә дә елны уңышлы тәмамладык"

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Бүген, район башлыгы Әнгель Фәттахов җитәкчелегендә, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкче-белгечләре һәм видеоэлемтә аша хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында район терлекчелек тармагының 2021 елның декабрь аена нәтиҗә ясалды.
Хуҗалыклар арасында беренчелекне "Әнәк" агрофирмасы, җирлекләр арасында Әтәс авыл җирлеге яулады. Иске Богады - 2, аккүз җирлеге-3 урыннарда. Тат. Суыксу, Актаныш, Мәсәде авыл җирлекләре рейтингны тәмамлап киләләр.

"Ел авыр килсә дә, терлекчелек тармагында да, игенчелектә дә елны уңышлы тәмамладык. Гомуми тырышлык белән мал саннарын, узган елларга караганда продукция җитештерүне саклап ала алдык. Куелган максатларны арттырып үтәүгә ирештек. Хуҗалык җитәкчеләренә, хуҗалыкларда көнне-төнгә ялгап хезмәт куйганнарга рәхмәт." дип ассызыклады Энгель Фәттахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International