Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә, бүген "Ташкын" һәм "Алга" хуҗалыкларында гамәли сөйләшү узды. Хуҗалыкларның кышлату чорына һәм язгы кыр эшләре әзерлегенә, техника ремонты, сакланышына күзәтү ясалды. Хуҗалык җитәкчеләре "Ташкын" ҖЧҖнең терлекчелек өлкәсендәге цифрлы технологияләре белән якыннан танышты.
Хәер, хуҗалык өчен кичәге яки бүгенге яңарышлар түгел бу. Биредә сыерларны инде күптәннән роботлар сава. Махсус программа нигезендә һәр мал күзәтү астында тора. Зур бер савым комплексы белән компьютер артындагы оператор һәм аның берничә ярдәмчесе идарә итә. Терлек азыгы да, чорына. малларның ихтияҗына карап балансланып бирелә.