Ел башыннан республиканың су объектларында 119 һәлакәт теркәлгән

2021 елның 31 декабре, җомга

Ел башыннан республиканың су объектларында 119 һәлакәт теркәлгән, 94 кеше (шул исәптән 8 бала) үлгән, 44 кеше коткарылган (шул исәптән 10 бала). Узган ел 118 һәлакәт теркәлгән, 94 кеше (шул исәптән 10 бала) үлгән, 64 кеше коткарылган, шул исәптән 6 бала.
Кыш башыннан, боз каткан чорда гына да 3 кеше һәлак булган (Лаеш, Кама Тамагы һәм Чистай муниципаль районнарында). Куркыныч хәлдән 12 кеше коткарылган (Лаеш районында -3, Кама Тамагы районында-3, Әгерҗе районында - 3, Минзәләдә-2 һәм Чистай районында-1).  
Хөрмәтле гражданнар! Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, 7 сантиметрдан да кимрәк булган бозга чыгу тыела. 
Автотранспортның боз кичүе булмаган урыннарда бозга чыгуы тыела!
Боз буенча хәрәкәт вакытында куркыныч урыннарда һәм калын кар катламы белән капланган участоклардан йөрергә кирәк.
Боздан чыкканда төркемнәр 5 - 6 метр арада бер-бер артлы хәрәкәт итәргә һәм алга баручыга кичекмәстән ярдәм күрсәтергә әзер булырга тиеш!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International