Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

Татарстан Республикасы территориясендә 24 декабрьдә төнлә һәм иртән урыны белән һава температурасының төшүе көтелә -25..-32˚

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Салкын тидермәс өчен, урамга чыкмаска, балалар, йорт хайваннары белән урамда озак томаска һәм еракка йөрүдән тыелырга кирәк.

Туңу рискының төп факторлары: кысан һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, алкоголь исерү, шулай ук ару-талу. Күп катламлы киенегез - һава катламнары җылы тотыла, җылы стелькалар һәм йон оекбашлар киегез – алар дым эчәләр, аякларын коры калдырып, салкынга җылы бияләйләр, баш киемнәре һәм шарфтан башка чыкмагыз; даими актив хәрәкәтләр кирәк.

Көчле салкында еракка йөрү һәм сәфәргә чыгудан  тыелырга кирәк. Автомобиль механизмнарында юл-транспорт һәлакәтләре һәм кинәт җитешсезлекләр куркынычы кискен арта. Ерак араларга йөрүче шоферларга да үз куркынычсызлыгы турында истә тотарга кирәк-сезон буенча киенергә, җылы кием-салым һәм аяк киемен, кайнар чәй запасын онытмаска, мөмкин булган кадәр ягулык запасы булырга тиеш.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International