Актаныш районыны күп милләт вәкилләре, төрле дин әһелләре дус-тату һәм аңлашып яши торган төбәкләрнең берсе, һәм дини низаг тудырган вәхшилек очрагы берәүне дә битараф калдырмагандыр. Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов, Виктор Смирновның якыннары белән очрашып, вазгыятне уңай хәл итү буенча сөйләште. Районда, әлеге хәлләрнең кабатлануын кисәтү өчен ритуаль хезмәтне регламентлау һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне тәртипкә салу буенча “юл картасы” төзеләчәк.