Районда 23 меңнән артык кеше вакцинация узган. Бу, җирлектә яшәгән бар халыкның 80%ы. Дөрес, әлеге саннарның дөреслеген һәркем үзе беләдер. Арада "ясаттым" дип ялган белешмәләр белән йөрүчеләр дә шактый. Үз-үзеңне алдау белән бер инде ул. Үзеңне һәм якыннарыңны куркыныч астына кую.
Авыру бераз чигенсә дә, китмәде әле. "Фильтр-боксларда көнгә 15-30лап кешене кабул итәбез. Узаган атнада мисал өчен, 111 райондашыбыз мөрәҗәгать иткән. 14 кешене үзебезнең вакытлыча булдырылган госпитальгә салдык, 16 кеше дәваланып кайтып китте. Арада яшьләр дә бар. Әмма шулай да, өлкәннәребез иң куркыныч категориягә керә. Авыручылар һәм үлүчеләр алар арасында күбрәк" ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев. Өлкәннәрнең вакцинациядән баш тартуларына үртәлә ул. Кеше организмына вакцинаның тәэсиренә караганда, коронавируска һәм үпкә ялкынсынуына каршы кулланган даруларның тәэсире күпкә көчлерәк дип искәртә ул. Шуңа да, алдан уйлап, вакытында үзләрен сакласыннар иде дип ассызыклый.