Covid-19 инфекциясе чигенгәндә ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны арта башлады. Аеруча шәһәрләрдә вазгыять кискен тора. Роспотребнадзор, эпидемия башланмасын өчен, татарстанлыларның 60 проценты гриппка каршы прививка ясатырга тиеш дип искәртә. Коронавирус инфекциясе белән зарарлануны кичергәннәрдә грипп авыруы аеруча авыр узарга мөмкин дип кисәтә табиблар.
Хастаханәләрдә гриппка каршы вакциналар җитәрлек күләмдә тупланган. "Әлегә вакцина алу өчен вакыт бар, чөнки иммунитетны эшләү өчен ике-өч атна кирәк. Прививка ясату өчен яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар бушлай ясала. Яңа ел бәйрәмнәре күңелле һәм сәламәт үтсен дисәгез алдан хәстәрен күреп куегыз» дип ассызыкладылар Роспотребнадзорда