Финанс яктан үзеңнең грамоталыгыңны тикшереп кара. 6 көн калды!

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Финанс грамоталылыгын арттыру хәзерге вакытта хакимият органнарының өстенлекле бурычларыннан берсе булып тора. Икътисад үсеше дә халык һәм бизнес тарафыннан уйланылган һәм дөрес финанс карарлары кабул итүгә, ахыр чиктә мошенниклык гамәлләре куркынычын киметүгә бәйле.
Финанс агарту буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыруның мөһимлеге Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык Юлламасында да чагылдырылган (2021 елның 8 октябрендәге).
Финанс белемнәре дәрәҗәсен бәяләү һәм финанс грамоталылыгын арттыру мәсьәләләренең мөһимлегенә игътибар җәлеп итү максатында ел саен Стратегик инициативалар Агентлыгы ярдәме белән финанс грамоталылыгы буенча бөтенроссия онлайн-зачеты уздырыла.
Узган ел Татарстан Республикасы халык арасында (90 меңнән артык кеше) һәм предприятиеләр арасында (2 300 КУЭ субъекты) максималь активлык күрсәтеп, Россия Федерациясендә беренче урынны алды.
Быел финанс зачеты 30 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр үткәрелә. Тест тапшыру омтылышларының саны чикләнмәгән. Уңышлы тапшырылса, катнашучылар исемле сертификат алачак. Беренче тапкыр зачетны индивидуаль генә узып калмыйча, команда ярышларында да үз көчләрен сынап карау мөмкинлеге каралган.
Зачетны finzachet2021.ru сайтында узарга мөмкин шулай ук өстәмә рәвештә кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан финанс хезмәтләренә ихтыяҗ һәм алар белән канәгать булу турында сораштырулар уздырылачак.

https://finzachet2021.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International