Биредә алар Пермь өлкәсенең “Уникаль мәктәпләр челтәре”нә кергән өч уку йортында булдылар. Бүген, хакимияттә тәҗрибә уртаклашу нәтиҗәләре буенча район журналистлары белән уртаклашу уңаеннан брифинг узды. Катнашучылар уңай тәҗрибәләрне искәртте, алар мисалында район мәгарифенең үсешенә йогынты ясарлык юнәлешләрне билгеләде. (1).jpg)
Беренче мәктәп ул - “Точка” дизайн мәктәбе. Пермьдә генә түгел, гомумән Россия күләмендә уникаль мәктәпләрнең берсе. Төп фәннәрдән тыш, «Дизайн»юнәлеше буенча профильле укыту алып барыла торган бердәнбер гомуми белем бирү мәктәбе ул. Мәктәптә уникаль мохит формалаштырылган. Укучылар үз проектларын махсус киңлекләрдә тормышка ашыралар. Болар-керамик һәм текстиль остаханәләре, IT-студия, фотостудия, арт-студия, прототиплаштыру остаханәсе, шулай ук типография. Иҗади күнекмәләрне үстерү Пермьнең, Россиянең иң яхшы белгечләре җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла.
Иң яхшы эшләр күргәзмәләрдә күрсәтелә, профильле конкурсларда катнаша, аларның берсе-мәктәп укучылары арасында ел саен үткәрелә торган «Игътибар ноктасы» Бөтенроссия дизайн конкурсы.
Төп дәресләрдән тыш, укучылар ачык лекцияләргә, дизайн буенча мастер-классларга, Пермь һәм Пермь крае музейларына баралар. Күчмә лагерьлар базасында күргәзмәләрдә, дизайн-программаларда катнашалар. Шулай ук мәктәп укучыларының дизайн-кейслар остазлары белән берлектә реаль заказчылардан (арт-объектлар, логотиплар һәм визуаль концепцияләр, полиграфия продукциясе, реаль биналарның пространство һәм архитектура чишелешләре) башкару тәҗрибәсе бар. Мондый укыту укучыларга күзаллауларны киңәйтү һәм яңа күнекмәләр алу гына түгел, ә төрле өлкәләрдәге экспертлар белән диалогка керергә дә мөмкинлек бирә.
Петролеум+ мәктәбендә төп гомуми белем дәрәҗәсендә математика, рус теле, география, химия, җәмгыять белеме төркемнәрендә тирәнтен өйрәнү программалары буенча укыту алып барыла. 6-7 сыйныфларда җәмгыять белеме буенча укытуның төрле-төркем методы гамәлгә ашырыла. Урта гомуми белем бирү дәрәҗәсендә индивидуаль уку планнары буенча профильле укыту алып барыла. Профильле фәннәр-математика, информатика, рус теле, география, биология, физика, химия, җәмгыять белеме, тарих.
"Сакчыл мәктәп" тә төп гомуми белем бирүдән тыш, математика, рус теле, география, химия, җәмгыять белеме фәннәреннән тирәнтен өйрәнү программалары буенча укыту алып барыла. 6-7 сыйныфларда җәмгыять белеме буенча укытуның төрле-төркем методы гамәлгә ашырыла. Урта гомуми белем бирү дәрәҗәсендә индивидуаль уку планнары буенча профильле укыту алып барыла. Профильле фәннәр-математика, информатика, рус теле, география, биология, физика, химия, җәмгыять белеме, тарих.
“Пермь өлкәсенең мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге киңкырлы һәм биредә тәҗрибә алырлык юнәлешләр күп. Бу иң беренче чиратта белем бирү, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрендә чагылыш таба. Шуңа да, якын киләчәктә аларның күбесен район җирлегендә дә куллана башлау турында фикерләшүләр бара” – дип искәртте Ләйсән Нурлыева.