9 декабрь көнне эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне узачак

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2021 нче елның 9 нчы декабренә  12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсендә һәм районнардагы территориаль булекләрдә -Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль булегендә (Актаныш авылы Ленин проспекты 61 нче А йорт адресында)  эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештырыла.

Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуны кисәтү максатларында эшмәкәрләрне «Ачык ишекләр " нең бердәм көнендә кабул итү территориаль бүлекләрнең телефон номерлары буенча алдан язылып булачак. Язылу өчен телефон номерлары: (88552) 32-06-07 (Яр Чаллы территориаль бүлеге), 3-09-62 (Актаныш районы).

 

Кулланучылар хокукларын яклау хэм кеше иминлеген саклау  олкэсендэ күзәтчелек  итү федераль хезмэтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль булеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International