Бүген районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде. Алар "Сөйләм теле һәм чыгыш ясау сәнгате нигезләре" темасына мастер-класслар күрсәтте. Әлеге күңелле вә файдалы чарада район хакимияте хезмәткәрләре, җирлек башлыклары, мәгариф учреждениясе җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тарафыннан гамәлгә куелган укуларның берсе ул. актанышта узган очрашу, белгечләр өчен 38 нче. Алдагы көнне Баулыда, кичә Уруссуда булды алар.