2021 елның гыйнварыннан алып бүгенге көнгә кадәр районда 222 кеше туган, 472 кеше бакыйлыкка күчкән. 97 пар язылышкан, 59 гаилә таркалган.
Үлем саннарына килгәндә, иң күбе кан әйләнеше авыруларыннан - 170 кеше, 45 райондашыбыз онкологиядән (октябрьдә - 5 кеше), 104 кеше картаеп бакыйлыкка күчкән. Үлүчеләрнең 80гә якыны эш яшендәгеләр.