Район үзәк хастаханә хәбәр иткәнчә, ел башыннан 155 райондашыбызга Covid-19 диагнозы куелган.
9 кеше пневмония, 79 кеше коронавирустан вафат булган (3 кеше октябрь аенда).
Бүгенге көндә 113 райондашыбыз ОРВИ, 64 райондашыбыз пневмония белән авырып ята. Аларның 24е инфекцион госпитальләрдә дәвалана (Яр Чаллыда - 3, Минзәләда - 2, Актанышта - 19 кеше).
Соңгы арада авыручылар саны күпмедер стабильләшүгә таба бара. 23-29 октябрь аралыгында фильтр-бокста 200 кеше кабул итсәләр, соңгы атналарда авырып мөрәҗәгать итүчеләр саны 100гә кимегән.
23 950 райондашыбыз коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган. 7 900 кеше гриппка каршы прививка ясаткан