Инвалидлар ункөнлеге кысаларында район башлыгы Энгель Фәттахов мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары белән очрашты.
Такталачык авылында яшәүче Галиуллина Саида һәм Шәйхраҗиева Риянага акчалата ярдәм итеп, күчтәнәч каплары тапшырды ул. "Язмыш тарафыннан кыерсытылган баларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тиеш без. Игътибарсыз, бер генә бала калырга тиеш түгел" дип ассызыклады район башлыгы.
Искәртеп үтәбез, районда бүгенге көндә 72 инвалид бала исәпләнә, аларның 7се үз гомерләрен постельдә үткәрергә дучар.