Бүген Тантаналар залында салкын көзнең иң күңелле бәйрәме - Әниләр көне узды. Соңгы вазгыятьләрне исәпкә алып, башка еллардан аермалы буларак тыйнак үтсә дә, иң җылы, иң күңелле тантаналарның берсе булды ул.
Әниләрне бәйрәм белән район Советының аппарат җитәкчесе Илшат Вахитов, район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, "Татмедиа" АҖ "Актаныш-информ" филиалы җитәкчесе Айнур Гыймадиев һәм балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Әнвәр Гафуров тәбрикләде. Бәйрәм тантанасында "Актаныш-информ" тарафыннан үткәрелгән "Әни кирәк" бәйгесенә дә нәтиҗә чыгарылды. Җиңүчеләр, "Благодарение" фонды һәм Башкарма комитет иганәчелеге белән әзерләнгән бүләкләр белән хөрмәтләнделәр.