Аларга закон нигезендә 200 000 сумга кадәр штраф яки хөкем ителүченең унсигез айга кадәр хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф, яки ике елга кадәр мәҗбүри эшләр, яки алты айга кадәр кулга алу, яки ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Быел районда, көзге чакырылышта армия сафларына хәрби хезмәт яшендәге 50 гә якын ир-егетебез китәргә тиеш иде. Әлегә 14 егетебез генә хәрби хезмәткә алынган. Чакырылыш беткәнче тагын 30 дан артыгы хәрби сафларны тулыландырырга тиеш. Әмма, саннарда күренгәнчә, бүгенге яшьләр илебезне сакларга бик ашкынып тормый.
Күпләрне якты көндә шәм белән дә эзләп табып булмый.
Бүгенге көндә 1 кешегә административ штраф салынган, 3 кешенең эшләре прокуратурага тапшырылган, тагын 6 ир-егетнең эшләре әзерләнә. 125 ир-егетне табу район эчке эшләр бүлегенә йөкләнгән.