Кичә район хакимиятендә Актаныш муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш 12 нче утырышы узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр: Актаныш муниципаль район Советының 2021 елның 2 июнендә кабул ителгән «Актаныш муниципаль районында демографик хәл турында»гы 09-01 санлы карарының үтәлеше, районда муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе, 2021 нче елга һәм 2022-2024 нче елларга социаль-икътисади үсеш фаразы, 2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына бюджеты каралды