Район башлыгы Энгель Фәттахов Бөек ватан сугышы ветераны Тимер Фәрдетдин улы вафат булу сәбәпле якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.
"Бүген олы хөрмәткә лаек райондашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Фәрдиев Тимер Фәрди улы вафат булды. Ватан сугышы ордены, "Сугышчан хезмәтләре өчен", "Японияне җиңгән өчен" һ.б. бик күп медальләр белән бүләкләнгән каһарманнарның берсе иде ул.
Озак еллар комсомол һәм партия райкомында хезмәт куйды. Төзү-монтаж идәрәсендә, район газ оешмасында эшләде. Фидакарь хезмәтләре өчен биһисап Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре белән хөрмәтләнгән кеше.
Тимер Фәрди улының якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Урыны җәннәттә булсын."