Җирлек башлыклары тәҗрибә уртаклашты

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә җирлек башлыклары Татар Ямалы һәм Мәсәде авылларында булып тәҗрибә уртаклашты.
Мәсәде җирлеге тәүгеләрдән булып авылларда спорт мәйданчыгы булдыру буенча федераль программада катнаша. Биредә шактый эш башкарылган инде: бетон җәелеп, махсус өслек түшәлгән. Мәйданчыкны койма белән әйләндереп аласы гына калган. Бу эшкә 700 меңнән артык акча таләп ителә. Майданчыкның гомуми бәясе 2 млн 800 мең сум. Аның 2 миллионы федераль бюджеттан бирелә. 800 мең сумы җирле бюджетка каралган. Шундый ук спорт мәйданчыклары тиздән район үзәгендәге "Иман" спорт сарае янында, Күҗәкә, Зөбәер, Әтәс җирлекләрендә ачылачак. Якын киләчәктә Пучы, Адай, Югары Яхшый, Иске Байсар, Кәзкәй, Тыңнамас, Аккүз һәм Яңа Әлем җирлекләрендә дә ал тасмалар киселер дигән өмет бар.
Татар Ямалы җирлегендә быел Бөек Җиңү бәйрәмнәрендә һәйкәл ачу тантанасы узган иде. Хәер, һәйкәл дип кенә әйтү дөрес тә түгелдер. Үзенә күрә зур мемориаль комплекс ул. Биредә Бөек Ватан сугышында һаләк булганнарга да, чик сакчыларына да, кайнар нокталарда катнашып башын салган авылдашларга да стелалар урнаштырылган. Шулай ук, исемнәре карталардан җуелган авыллар да мәңгеләштерелгән. Зур тарихи һәм тәрбияви әһәмияткә ия әлеге комплексны булдыруда чик сакчыларының хезмәте зурдан. Әлбәттә, финанс ярдәм булмаса бу чаклы эшне башкарып чыгып булмас иде. Авылның тарихи мәйданын яңарту өчен 700 мең сумнан артык акча тотылган һәм бар эшләр дә үзарасалым ярдәмендә башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International