Район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Бүген, 10 ноябрь Россия Федерациясенең эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне. Район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде.

"Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан тәбрик итәм. Сезнең хокукый дәүләт төзүгә керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Көнне төнгә ялгап район халкының иминлеген саклыйсыз, закон һәм хокук тәртибе сагында торасыз.
Эчке эшләр органнарында хезмәт итү зур җаваплылык һәм куелган максатларга тугрылык, уңай сыйфатларга һәм һөнәри белемгә ия булуны таләп итә.
Сезгә авыр, җаваплы һәм тынгысыз хезмәтегездә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын. Ил-көннәребез тыныч, гаиләләрегездә иминлек булсын. Алга таба да район халкына тынычлыкта яшәргә язсын.
Ихтирам белән,
Энгель Нәвап улы Фәттахов
Актаныш муниципаль район башлыгы"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International