Бүген хакимияттә районда коронавирус буенча вазгыять һәм аңа бәйле рәвештә кертелгән чикләүләр, эшмәкәрләргә күрсәтеләчәк дәүләт ярдәмнәренә багышланган брифинг узды.
Биредә район башкарма комитетының социаль мәсъәләләре буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, Башкарма комитетның икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева, Актаныш районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев, Роспотребнадзорның Яр Чаллы шәһәре бүлегенең Актаныш районы буенча урынбасары Луиза Хафизова, Эчке эшләр бүлегеннән Рөстәм Таһир улы, Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының Актаныш районындагы төбәк вәкиле Алмаз Нурлыев, "Татмедиа" АҖ филиалы "Актаныш-информ" корреспондентлары һәм видеоэлемтә аша җирлек башлыклары, район эшмәкәрләре катнашты.