Хөрмәтле райондашлар!
Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас күңелдән котлыйм. Конституция җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкны тәэмин итүнең төп нигезе булып тора. Ә бәйрәм күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлеге һәм гасырларга сузылган традицияләренә тирән ихтирамын чагылдыра. Республиканың төп кануннарында чагылдырылган нормалар һәм кыйммәтләр Татарстан Республикасының һәм шул исәптән районыбызның тотрыклы үсешенә һәм чәчәк атуына нигез булып тора, дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә органнарының эшчәнлек даирәсен төгәл билгели. Тарихи күзлектән караганда, кыска гына чор эчендә күп өлкәләрдә республикабыз һәм районыбыз ирешкән уңышлар республиканы төп канунында беркетелгән тотрыклы икътисади һәм социаль үсештә сайлап алган юнәлешнең дөреслеген раслады. Өч дистә елга якын Конституциянең принципиаль нигезләмәләренең үзгәрешсез калуы, бу Дәүләт төзелешенең тотрыклылыгы, сизелерлек казанышы турында сөйли. Хөрмәтле райондашлар чын күңелдән Сезгә тынычлык, бәхет, игелек һәм иминлек телим! Бәйрәм белән!
Ихтирам белән,
Энгель Нәвап улы Фәттахов
Актаныш муниципаль район Башлыгы