Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Әлеге көн – Россиядә гомер кичерүче 190нан артык милләт вәкилләренең уртак бәйрәме, тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символы.
Актаныш районы - илебез территориясендә тугандаш халыкларның үзара ышанычына һәм хөрмәтенә нигезләнгән милли бердәмлек үрнәге булган төбәк. Актанышлылар буыннан-буынга күчеп килгән тарихи хәтернең кадерен беләләр, балаларга һәм оныкларга туган җирне ярату, гражданлык теләктәшлеге һәм башка диннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булу кебек мәңгелек кыйммәтләрне тапшыралар. Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен һәркем җаваплы. Районыбыз халкы үзенең хезмәт сөючәнлеге, һөнәри осталыгы һәм тырышлыгы белән күпмилләтле Россиянең үсешенә лаеклы өлеш кертә. Кадерле райондашлар! Сезгә тормыш сөючәнлек, үз көчләрегезгә ышаныч, гаилә иминлеге, тынычлык һәм муллык телим! Бәйрәм белән!