Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов автотранспорт хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2021 елның 31 октябре, якшәмбе

Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Автотранспорт комплексы икътисадның төп бәйләүче буыны, социаль мәсьәләләрне хәл итүдә иң мөһим тармакларның берсе. Хезмәтегез белән бөтен актанышлыларга тормыш темпын бирәсез. Сезнең һөнәр югары физик һәм эмоциональ тотырыклылык, игътибарлылыкк һәм һөнәри осталыкны таләп итә. Кешеләрнең тормышы һәм иминлеге сезнең кулларда.
Хөрмәтле автомобильчеләр! Барлык автомобиль йөртүчеләргә һәм профессионалларга – имин һәм җиңел юллар, ышанычлы техника, юлларда үзара аңлашу һәм үзара хөрмәт, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Ихтирам белән,
Энгель Нәвап улы Фәттахов
Актаныш муниципаль районы Башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International