"Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" үзенең күркәм юбилеен каршылады

2021 елның 29 октябре, җомга

Бүген, әле 10 еллык кына, әмма бай тарихы һәм районыбыз гына түгел, республика күләмендә зур әһәмияткә ия булган белем учагы - "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" үзенең күркәм юбилеен каршылады. 
- Тарих өчен 10 ел әллә ни зур гомер түгел, әмма 10 ел элек, гимназиягә нигез салганда, бер дистә елдан соң аның шундый уңышлары, шундый мәктәп булачак дип сөйләсәләр - мин үзем дә ышанмас идем. Бүгенге көндә гимназия республикада үз лаеклы урынын алган алдынгы мәктәпләрнең берсе. Әлбәттә, биредә коллективның, балаларның һәм ата-аналарның өлеше зурдан. Сезгә ихластан рәхмәтләремне җиткерәм һәм алга таба да сәламәт булып эшләргә язсын! - дип тәбрикләде район башлыгы Энгель Фәттахов. 
Тантана барышында гимназия-интернат эшчәнлегенә зур өлеш керткәннәр хөрмәтләнде, иң алдынгы сыйныфлар билгеләнде. Бәйрәм тамашасы Айдар Фәйзрахманов һәм ул җитәкләгән Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүлүәт ансамбле концерты белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International