Районда демографик хәлнең торышы

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Районда демографик хәлнең торышын тасвирлаган саннар бу. Ел башыннан 1 октябрьгә кадәр 205 кеше туган, 390 райондашыбыз бакыйлыкка күчкән. 90 пар язылышкан, 51 гаилә таркалган. Узган ел әлеге сан 35 кенә булган.

15 райондашыбыз кан әйләнеше авыруларыннан, 40 кеше- онкология, 31 кеше коронавирустан, 80ннән артык кеше картлык авруларыннан вафат булган. Дөнья белән хушлашкан райондашларыбызның 59ы яшьнәп торган эш яшендәгеләр. 60 яшьтән югары - 331, 80 яшьтән өлкәнерәкләр - 189.

Ел башыннан 5 райондашыбыз бауга менеп үз-үзенә кул салды. Шөкер, андыйлар соңгы арада күзәтелми.
Әлбәттә, гаилә таркалу, үлем, низаг кебек күңелсез күренешләрнең төп сәбәбе - эчүчелек. Районда яңа туган бәбидән алып, яулык япкан әбине дә исәпкә кертеп санасаң, ел башыннан 1 кешегә район буенча уртача 9 литрдан артык спиртлы эчемлек кулланылган.
Актаныш, Пучы, Киров җирлекләрендә әлеге сан 12-15 литр тәшкил итә. Кәзкәйдә - 0, иске Айман, белән Усы җирлекләрендә эчмәсәләр дә, бераз "тотыштырганнар" (1 кешегә 0,19 һәм 0.89 литр).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International