30 октябрьдән соң яшәешебез ничек үзгәрәчәк?

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

30 октябрьдән 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен мәҗбүри изоляция кертелә.
QR-кодлар кирәк:
* аэропортларда, тимер юл һәм автовокзалларда, җәмәгать туклану урыннарында;
* спорт үзәкләрендә, бассейннарда, фитнес-үзәкләрдә һәм аквапаркта;
* Сәүдә үзәге һәм 150 кв. м. артык мәйданлы азык-төлек булмаган товарлар белән сәүдә итү объектларында (элек чикләү бары тик 400 кв. м. артык булган объектларга гына кагыла иде.

Тыела:
* күңел ачу һәм массакүләм чаралар үткәрү;
• төнлә җәмәгать туклануы эшчәнлеге (23:00 дән 6:00 гә кадәр), вокзаллар, аэропортлар һәм юл сервисыннан тыш
• төнге вакытта (23:00 дән 6:00 гә кадәр) ваклап сату, даруханәләр һәм АЗС лардан тыш;
* бинада аттракционнар, шулай ук букмекер конторалары һәм ломбардлар эшен башкару;
* ябык җирдә ярминкәләр үткәрү.;
• мунча һәм сауналарның төнге эшчәнлеге;
* Сәүдә үзәкләрендә балигъ булмаганнарның ата-аналарсыз яки законлы вәкилләрсез керүе;

15 ноябрьдән QR-кодлар бөтен җирдә — театрлар, кинотеатрлар, кинозаллар, цирк, физкультура, спорт һәм мәдәни чаралар өчен кирәк булачак. Шул ук вакытта QR-кодларны күрсәткәндә шәхесне паспорт яки башка фотолы документ белән расларга кирәк булачак.
Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр предприятиеләрнең эшләвен тәэмин итүче үз хезмәткәрләренең санын билгеләргә тиеш. Эш бирүчеләр эш көне булмаган чорда эшкә җәлеп ителгән персонал санын үзләре билгели.
Хакимият органнары, КФҮ (бары тик хисап язмасын раслау өчен генә) һәм белем бирү учреждениеләре эшен дәвам итә. Вакцинация процессы дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International