Актаныш театры Фатих Әмирханның "Тигезсезләр" драмасын тәкъдим итәргә әзерләнә. Генераль репитициядән иң күңелле мизгелләрне сезнең хозурга тәкъдим итәбез.
“Тигезсезләр” (1914) драмасы, татарларда туып килүче яңа социаль катлау – либераль буржуазия вәкилләре тормышын гәүдәләндергән реалистик эчтәлекле әсәрләрнең берсе. Драматургның татар милләтенең киләчәген, аның икътисади, иҗтимагый үсешен, мәдәни хәлен шушы катлау белән бәйләп каравы. Сәүдә эшен яңача алып барган һәм аны Аурупа киңлегенә чыгарырга омтылган, шуның белән татар буржуазиясенең кар вәкиле Сафый Насыйбуллинга каршы куеп гәүдәләндерелгән Гомәр образы, атасыннан зур мирас белән калган Галиевнең әсәрдә тоткан урыны. Аерым бер җылылык, романтик купшылык белән сурәтләнгән матур, саф, керсез, зирәк, сәләтле, хәрәкәтчән Рөкыя, басынкы, самими Сәлимә, язучы Сөләйман, Закир, Мәскәү университеты студенты Габдулла, Гөлчиһрә образлары тамашачының күзаллавын, фикер йөртешен үзгәртә.