Газ белән сак эш итегез!

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Бүгенге көндә табигый газ көндәлек тормышыбызның алыштыргысыз өлешенә әверелде. Ул йортларда җылылык, уңайлылык тәэмин итә, әмма шул ук вакытта аның потенциаль куркыныч чыганагы булуын да онытмаска кирәк.

«Зәңгәр ягулык» белән бәйле фаҗигаләрнең күбесе кулланучыларның көнкүрештә газдан куркынычсыз файдалану кагыйдәләрен бозуга бәйле. Гади кагыйдәләрне үтәү кешеләрнең тормышын, сәламәтлеген һәм иминлеген саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Көнкүрештә газ куллану кагыйдәләре

• Газ приборларын кулланыр алдыннан бинаны җилләтегез. Газ приборлары эшләгән вакытта форточканы ачык калдырыгыз.

* Газ приборларының, төтен юлларының дөрес эшчәнлеген тәэмин итегез.

* Газ җиһазларының төзек булмау очрагында килешү төзелгән махсуслаштырылган оешма хезмәткәрләрен чакырыгыз.

* Газ плитәсен йорт җылыту, киемнәр киптерү өчен файдаланмагыз.

* Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның газ приборларыннан файдалануына юл куймагыз.

* Эшләүче газ җиһазларын караучысыз калдырмагыз.

Әгәр газ исен сизсәгез:

* Газ приборларыннан файдалануны кичекмәстән туктатыгыз.

• Газүткәргечләрнең краннарын ябыгыз.

* Бинаны җилләтү өчен тәрәзә һәм форточка ачыгыз.

• Электр приборларын (яктырту, стационар һәм мобиль телефоннар, һ.б.) кабызмагыз һәм сүндермәгез.

• Барысын да фатирдан чыгарыгыз һәм үзегез чыгыгыз.

* 04, 104 (мобиль телефоннан) телефоны буенча яки гадәттән тыш хезмәтләрнең бердәм номеры 112  телефонына хәбәр һәм авария газ хезмәте диспетчерының күрсәтмәләрен үтәгез.

«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ, ягулык газларының һәм һавадагы янган газының дәрәҗәсен контрольдә тоту өчен сигнализаторлар кую шарт. Газ чыккан яки яну продуктлары концентрациясе арткан очракта, сигнализаторның махсус клапаны газны яыбып куячак һәм тавыш бирәчәк. Сигнализатор паспорт һәм сертификатка ия булырга тиеш. Газ җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен үтәү-иминлек, үзегезнең һәм якыннарыгызның тормышын саклау нигезе!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International