«Китап» милли радиосы һәм «MINGAZOV» кавер төркеме «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән авточабыш вакытында Актанышта Әлфия Авзалова һәйкәле янында «Ак чәчәкләр кебек кар ява» җырын башкарды.
Актанышта Казан — Уфа — Казан автотурында катнашучыларны укытучылар, мәктәп укучылары, мәдәният сарае хезмәткәрләре, журналистлар, авыл халкы каршы алды.
«Китап» милли радиосы башкарма продюсеры Лилия Кадырова Эльмира Җәлилованың «Мин матурлык эзләп йөрим җирдән», Әнгам Атнабаевның «Ул болытлар юктыр» шигырьләрен сөйләде. «MINGAZOV» төркеме «Уфтанма», «Красивая/Хороший» һәм башка җырлар башкарды.