Президент Владимир Путин COVID-19дан прививка ясаткан россиялеләр өчен ике өстәмә ял көнен бирүне тәэмин итәргә кушты.
Соңгы атнада Россиядә COVID белән авыручылар саны арта, яңа очраклар һәм үлем очраклары саны көн саен диярлек максимумнарны яңарта. Әйтик, узган тәүлектә генә илдә 38 меңгә якын авыру теркәлгән, 1069 кеше үлгән. 30 нчы октябрьдән 7 нче ноябрьгә кадәр көннәр эшләми торган көннәр булачак, кайбер төбәкләрдә аларны инде бүгеннән үк игълан иттеләр.
Вакцинация коронавирустан саклануның иң ышанычлы ысулы булып кала.