РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы «Спутник V» вакцинасын бала имезүче хатын-кызларга ясарга рөхсәт итте, дип хәбәр итә РИА Новости.
Шул ук вакытта инструкциядә препараттагы матдәләренең күкрәк сөтенә үтеп керә аламы-юкмы дигән мәгълүматлар юк. «Имезүче хатын-кызларда һәм сабыйларда "Гам-ковид-вак " препаратын куллану буенча клиник тикшеренүләр узмады. Хәзерге вакытта вакцина составына керүче матдәләрнең күкрәк сөтенә үтеп керә аламы-юкмы-билгеле түгел. Имезүче хатын-кызны вакцинацияләү турында карарлар кабул итәр алдыннан әлеге вакцинациянең куркынычлыгын һәм файдасын бәяләргә кирәк", - диелә Инструкциядә.